Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җырчы Алсу нигә улының йөзен күрсәтми

Бу хакта Алсуга социаль челтәрләрдә дә еш сорау бирәләр.

Улын ни өчен чит карашлардан яшерүе турында ул Арман Дәүләтъяровның авторлык YouTube-шоуында сөйләгән.  

«Кызларымны кешеләргә күрсәткәндә аларга 5-6 яшь иде һәм бу мин нәрсәне дә булса яшерергә тырышканга түгел. Беренчедән, беркайчан да үз балаларым исәбенә пиар ясамадым, икенчедән, аларның үзләренең башкаларга күренү теләге барлыкка килгәнче балаларны чит күзләрдән сакларга тырышасың бит», — дигән ул.   Артистка кызларын дөньяга чыгарырга карар кылуын аларның бергәләп концертка барырга теләве белән аңлата. Өстәвенә, аларны төрле чараларга да чакыра башлаганнар.

«Ул вакытта мин аларны, мөгаен, күрсәтергә кирәктер, дип уйладым, матур фотосессия белән, матур итеп күрсәтергә булдым, ә папарацци астыртын гына фотога төшереп, берәр нәрсә язган итеп түгел», — дип аңлата эстрадабыз йолдызы.   Шул сәбәпле Алсу кызларын беренче тапкыр матур журнал битләрендә күрсәткән. Мөгаен, тиздән улын да күрербез, малайга инде 6 яшь.

 

Чыганак:Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев