Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ярты миллион сум акча кая очкан? Чиркәүгәме, әллә берәрсе кесәсенәме?

Ярты миллион сум акча кая очкан? Чиркәүгәме, әллә берәрсе кесәсенәме?

Татарстанда бер пенсионер чиркәүгә сәдакә рәвешендә 600 мең сум акча биргән. Эш шунда ки, шуның чаклы сумманы банк кассиры ялгышып тапшырган аңа. Бу хәл турында тулырак мәгълүматны «Татар-информ»га кассир адвокаты Илнар Сафин сөйләде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына мәгълүм булганча, сентябрь аенда банкка Чаллыда яшәүче 81 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Пенсионер ханым улы вафатыннан соң калган мирасның бер өлешен (кертемнән (вкладтан) акча) алырга килгән. Тик тиешле 100 мең сум урынына (кертемнең бөтен суммасының чирек өлеше) кассир ханымга 600 мең сумнан артык акча бирә.

Кассир хаталануын аңлагач, "көтмәгәндә баеган" пенсионер ханым белән элемтәгә керергә тырыша.

«Мин яклаучы кассир әлеге өлкән яшьтәге ханым белән элемтәгә кермәкче, хатаның китүен аңлатмакчы һәм хәзер аңа бөтен сумманы үзенә түләргә туры киләчәген аңлатырга тырыша. Беренче тапкыр әлеге ханым өенә баргач, пенсионерка бу хакта улым белән киңәшләшәм, диде. Икенче тапкыр аралашу ир – ат (пенсионерның икенче улы) белән булды, ул әнисенең бөтен акчаларны да чиркәүгә сәдакә сыйфатында бирүен әйтте һәм аларны башка борчымаска өндәде», - дип сөйләде агентлыкка Илнар Сафин.

Адвокат сүзләренчә, шуннан соң алар полициягә урлау турында гариза язган, тик хокук саклау органнарында җинаять эше кузгатудан баш тартканнар һәм проблеманың гражданлык-хокукый мөнәсәбәтләр яссылыгында булуын аңлатканнар. Тик Илнар Сафин өметне югалтмый һәм хәзерге вакытта прокуратурага гариза биргән.

«Шуны аңларга кирәк: банк кагыйдәләре буенча хата өчен хәзер кассир матди җаваплы зат буларак җавап бирә. Хатын – кызга ярты миллион сум бурычын түләп бетерү өчен хезмәт хакының яртысын диярлек биреп барырга туры киләчәк»,-дип уртаклашты «Татар-информ» белән Илнар Сафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев