Курорт чорында кеше күп җыела торган урыннарда тәртип булдыру максатыннан чыгып 11 майдан алып 15 сентябрьгә кадәр район территориясендә «Курорт-2016» профилактик операциясе уздырыла.
Бу уңайдан нинди чаралар уздырылу турында безгә эчке эшләр бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау бүлеге җитәкчесе Вадим Борисов сөйли:
- Отпусклар чоры җитү белән полиция өчен дә мәшәкатьле көннәр башлана. Җәйге чорда шәһәр һәм районда 3 парк, 10 ял базасы, 6 шифаханә, 8 балаларны сәламәтләндерү лагере эшлиячәк. Аларга өстәп пляжлар, вокзал, автомобиль юллары полицейскийлар тарафыннан тикшерелеп тора.
ЯҮМРдә 160 бакчачылык җәмгыяте бар. Участок уполномоченныйлары аларны да игътибарда тота. Салкын һәм ату коралы, наркотиклар саклау очракларын булдырмау, яшеренеп ятучы җинаятьчеләрне эзләү чаралары күз уңында тора.
Пляж һәм яр буе зоналарында хокук бозуларны кисәтү мөһим. ГИМС хезмәткәрләре белән берлектә «Акватория» чарасы уздырыла. ПДН инспекторлары профилактик әңгәмәләр уздыра.
Балалар иминлеге - безнең эшнең төп юнәлеше. Балалар лагерьләрендә инженер-техник җайланмаларны булдыру һәм террорчылыктан саклану, тревога төймәләренең булу-булмавы безнең игътибардан төшмиячәк.
Лилиана Куликова
Нет комментариев