Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хатынын үтергән элеккеге министр Куандык Бишимбаевка хөкем карары чыгарылды

Хатынын үтергән элеккеге министр Куандык Бишимбаевны 24 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Астанада Казахстанның элекке икътисад министры Куандык Бишимбаев хатыны Салтанат Нукенованы (законлы төстә никахлашмаган булганнар) газаплап үтергән өчен 24 елга ирегеннән мәхрүм ителгән, дип яза “Интерфакс”.

Ул узган елның 9 ноябрендә Нукенованы “Гастроцентр” бинасындагы ресторанда кыйнап үтерүдә шикләнеп тоткарланган. 11 ноябрьдә җинаять эшенә кагылышлы тагын бер кеше – “Гастроцентр” директоры, элекке министрның туганы Бәхетҗан Байҗанов тоткарланган. Бишимбаев аеруча рәхимсез төстә кыйнау һәм үтерү статьялары буенча гаепле дип танылган. Ул иң югары дәрәҗәдә иминлек чаралары күрелгән төрмәдә җәза срогы үтәчәк. Байҗанов исә җинаять очрагын яшереп калу омтылышында гаепле дип танылган.

Суд аны 4 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Элекке министрга суд тикшерүләре быел 27 марттан бирле уздырылган. Аларда присяжныйлар катнашкан. Сүз уңаеннан, Бишимбаев 2018 елның мартында ришвәт алган өчен 10 елга хөкем ителгән булган. 2019 елның октябрендә шартлы рәвештә- вакытыннан алда азат ителгән. Икътисад министрлыгына 2016 елның маеннан декабрь ахырына кадәр җитәкчелек иткән.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев