РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә август аенда алты яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә ун мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләрне тәэмин итәргә кушты, дип хәбәр ителә Кремль сайтында.
Түләүләрнең аерым тәртибе инвалид мәктәп укучылары өчен каралган. Хөкүмәт 1 сентябрьгә кадәр башкарылган эшләр турында хисап тотачак, дип билгеләп үтелә. Элегрәк РФ Хезмәт министрлыгы башлыгы август аенда мәктәп яшендәге балалар тәрбияләүче 17 миллионнан артык гаилә бер тапкыр бирелә торган түләүне алачак, дип хәбәр итте.
Түләү алу өчен гариза бирергә кирәк. Аны күп функцияле үзәктә язма рәвештә бирергә мөмкин. Шулай ук моны Пенсия фонды бүлегендә яки социаль яклау органнарында эшләргә мөмкин. Гаризаны онлайн рәвештә дә бирергә була.
Нет комментариев