Бурычлыларга карата халык ризасызлыгын җиткерү максатыннан, Яшел Үзәндә ТКХ күрсәткән уңайлыклар өчен түләмәүчеләрнең фатирларына рейдлар кабат яңартылды.
Коммуналь оешма хезмәткәрләре андыйларга тәэсир итүнең төрле юлларын кулланып карый: ут һәм судан өзә, әңгәмәләр уздыра, бурычы бар дигән наклейкалар ябыштыра, судка бирә. Суд приставлары кабул ителгән карар нигезендә эш итә – милекләренә опись ясый һәм күп вакытлар түләмәгәндә аны бурыч хисабына сата, хезмәт хакы һәм пенсия акчасын басып кала һәм бу үз нәтиҗәләрен бирә.
1 майга, торак-коммуналь хезмәтләр өчен яшел үзәнлеләрнең, пеняларын да санап, 315 миллион сум бурычы бар.
Фото: fssprus.ru
Нет комментариев