Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тәүлек эчендә тагын 36 коронавирус очрагы ачыкланган

Татарстанда узган тәүлектә 36 Covid-19 очрагы теркәлгән. Алар арасында берсен читтән кертелгән, калганнары - контактлар, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте.

"Унбер кеше хастаханәгә урнаштырылган, 25 кеше өйдә дәвалана», — дип аныкладылар ведомствода.

Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, анда 16 кеше йоктырган. Республиканың башка муниципалитетлары арасында инфекциялеләр саны буенча Баулы, Яшел Үзән һәм Спас районнары алда бара. Барлыгы бер көн эчендә Covid-19 авырулар 12 муниципаль берәмлектә теркәлгән.

Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле төбәктә авыруның 20 638 очрагы рәсми рәвештә расланган. Татарстанның 17 645 кешесе сәламәтләнде, шул исәптән 26сы — узган тәүлектә.

Коронавирустан барлыгы 260 293 татарстанлы вакцина алды. Республиканың 167 471 кешесе икенче доза белән прививка ясаткан инде. Тәүлегенә 2 720 кеше вакциналаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев