Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда тавыш бирү өчен бюллетеньнәр бастырылды

«Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексында 2019 елның 8 сентябрендә узачак алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирү өчен сайлау бюллетеньнәрен бастыруны төгәлләделәр.

29 августта сайлау бюллетеньнәрен әзерләү, китерү, саклау һәм түләүне контрольдә тотуны тәэмин итү буенча эшче төркем әгъзалары, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары катнашында сайлау бюллетеньнәре булган паллеталар территориаль сайлау комиссияләренә тапшырылачак. 
Барлыгы 2 935 411 (2019 елның 1 июленә республика сайлаучылары саны) бердәм округ буенча тавыш бирү өчен бюллетеньнәр һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча тавыш бирү өчен шул кадәр үк бюллетень, шул исәптән 99 250 мең сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары - КОИБ кулланып тавыш бирү өчен әзерләнгән. 
Һәр бюллетеньнең республика округы буенча бюллетеньнәр өчен ачык яшел төстәге, бер мандатлы округлар буенча бюллетеньнәр өчен алсу төстәге саклагыч тангир челтәре бар. Шул ук вакытта гади бюллетеньнең сак челтәре алгы ягында, ә КОИБ өчен билгеләнгән бюллетеньнең арткы ягында урнашкан. 
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан расланган бюллетень тексты республиканың ике дәүләт телендә – рус һәм татар телләрендә бастырылган. 
Республика округы буенча бюллетеньдә кандидатларның республика исемлекләрен теркәгән сайлау берләшмәләренең исемнәре җирәбә белән билгеләнгән тәртиптә урнаштырыла: 
№1 – «Бердәм Россия», №2 – «Социаль гаделлек өчен пенсионерларның Россия партиясе», №3 – КПРФ, №4 – «Россия коммунистлары», №5 –«Гадел Россия», №6 – Үсеш партиясе, №7-ЛДПР. 
Бер мандатлы округ буенча тавыш бирү бюллетенендә теркәлгән кандидатларның фамилияләре алфавит тәртибендә урнаштырыла. Әгәр ике кандидатның фамилияләре, исемнәре һәм атасының исемнәре тулысынча туры килсә, кандидатлар турында белешмәләр кандидатларның туган даталарына туры китереп урнаштырыла (беренче булып өлкән кандидат турында белешмәләр күрсәтелә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев