Тиешле карарга ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
Фото: Алия Гаязова, «ЯҮ»
Бер фәннән БДИны 100 баллга тапшырган укучылар өчен түләү күләме 15 мең сум, ике фәннән – 25 мең сум, өч фәннән – 35 мең сум тәшкил итәчәк.
Шул ук документ белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына БДИда 100 балл җыючыларга берьюлы түләү бирү тәртибен эшләп чыгарырга һәм расларга йөкләнгән.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, быел Татарстан БДИның 100 баллы нәтиҗәләре саны буенча лидер төбәкләрнең берсе булып калды.
Республикада 408 чыгарылыш сыйныф укучысы 460 йөз баллы нәтиҗә алды. Бу соңгы алты елда иң югары күрсәткеч. Аерым алганда, ике чыгарылыш сыйныф укучысы 300 балл җыйды, 48 чыгарылыш сыйныф укучысы – 200 балл, 358 чыгарылыш сыйныф укучысы – 100 балл.
Татар-информ
Нет комментариев