Татарстаннан 78 кешелек делегация — 14–17 яшьлек укучылар, аларны озатып йөрүчеләр һәм оештыручылар — 12–19 ноябрьдә Абу-Дабида уза торган «Дуслар» халыкара яшьләр лагеренда катнаша. Яшьләр Әмирлекләр белән танышып кына калмый, ә туган якларында тормышка ашырырга планлаштырган проектлар да әзерли. Сәфәрне Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы Яшьләр дипломатиясе академиясе, «Беренчеләр хәрәкәте» һәм «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме белән берлектә оештырган.
Программаның төп вакыйгаларының берсе Мөхәммәд бин Заид исемендәге Гуманитар университетка сәфәр булды. Укучылар республиканың мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында уку йорты ректоры Хәлифә Мөбәрәк Әл-Дәһири һәм мәртәбәле кунакларга сөйләде, аннары университет белән танышты.
Яшьләр дипломатиясе академиясе рәисе Дилбәр Садыйкова сүзләренчә, сәфәрнең максаты башка ил мәдәнияте белән танышу гына түгел, ә конкрет идеяләр алып кайтып, аларны мәктәпләрдә, яшьләр берләшмәләрендә, мәдәни һәм волонтерлык проектларында тормышка ашыру да.
Татарстан вәкилләре Абу-Дабидагы Примаков исемендәге Рус мәктәбендә дә булдылар. Анда презентацияләр, иҗади чыгышлар һәм чәк-чәк белән Сабантуй бәйрәме оештырылды. Укучылар шулай ук Шәйх Зәйед фестивалендә, Абу-Даби Луврында һәм Табигать тарихы музеенда булырга өлгерде.
Программаның аерым бер өлеше халыкара хезмәттәшлеккә багышланды. Яшьләр Россиянең Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге илчелеге атташесы Владимир Красноперов белән фән һәм технологияләр турында, Татарстанның Дубайдагы сәүдә вәкиле Тимур Хәйретдинов һәм тышкы икътисади эшчәнлек белгече Алсу Миндубаева белән бу өлкәдә эшләү өчен кирәкле күнекмәләр турында сөйләште. Ә «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең матбугат сәркатибе Зилә Гыймазова илләр арасындагы диалогта яшьләрнең роле турында сөйләде.
Укучылар әзерләгән проектлар мәдәният, спорт, медиа, экология һәм ирекле ярдәм күрсәтү өлкәләренә кагыла. Аларның барысы да Татарстан белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасындагы элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән.
КП Казань
Нет комментариев