Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов «Метеор-2020» - «Михаил Девятаев» тиз йөрешле пассажир судносын тапшыру тантанасында катнашты

Казанның Елга портында «Татарстан Республикасы флоты» АҖ суднолар компаниясенә тиз йөрешле А217-1 пассажир судносын тапшыру тантанасы узды.

Рөстәм Миңнеханов яңа корабларны суга төшерүне мөһим вакыйга дип атады. Ул корабларның безнең республикада, А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводында төзелүен ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың транспорт комплексы үсешенә зур өлеш керткәне өчен Горький исемендәге завод коллективына Татарстан Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Чарада Михаил Девятаевның улы Александр Девятаев катнашты. Тиз йөрешле пассажир судносы Метеор-2020 нәкъ менә Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев хөрмәтенә аталган.

Александр Девятаев 66 ел элек бу причалда гаиләләре белән әтисенең рейстан көтүен сөйләде. Михаил Девятаевның беренче завод «Метеоры» капитаны булуын искә төшерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев