Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә фура һәм автобус йөртүчеләргә руль артында 4,5 сәгатьтән артык булырга ярамый

Юл йөрү кагыйдәләренә төзәтмәләрне РФ Транспорт министрлыгы кертте - алар хөкүмәт карары белән расланды.

Фура һәм автобус йөртүчеләр тәүлегенә 9 сәгатьтән артык руль артында бара алмаячак. Шул ук вакытта аларга туктарга һәм һәр 4,5 сәгать саен ял итәргә мәҗбүр итәчәкләр, дип яза "Интерфакс". 
Рөхсәт ителгән максималь массасы 3,5 тоннадан артык булган машина йөртүчеләр өчен юл йөрү кагыйдәсенә төзәтмәләр буенча тәүлегенә 9 сәгать руль артында булуны чикләнделәр. 
Машина белән 10 сәгатькә кадәр идарә итү искәрмәсе атнага ике тапкыр гына рөхсәт ителә. Шул ук вакытта шоферлар тәүлегенә 11 сәгатьтән дә артыграк ял итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев