Роспотребнадзор грипп һәм ОРВИ профилактикасы мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә
Яшәеш

Роспотребнадзор грипп һәм ОРВИ профилактикасы мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә

Россия Федерациясенең барлык субъектларында 2026 елның 21 сентябреннән 2 октябренә кадәр Роспотребнадзор грипп һәм ОРВИ (кискен респиратор вируслы инфекцияләр) профилактикасы мәсьәләләре буенча тематик «кайнар линия» үткәрәчәк.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Сораулары булганнар «Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы консультация пунктына  (84371) 57263 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.

Мөрәҗәгатьләр эш көннәрендә 8.00дән 12.00гә кадәр һәм 13.00дән 16.45кә кадәр кабул ителә.

Федераль дәрәҗәдә тәүлек буе Роспотребнадзорның Бердәм консультация үзәге эшли – 8 800 555 49 43 (шалтырату бушлай).


Нет комментариев