РКБ белгечләре Яшел Үзәнгә ишетү аппаратлары тапшыру һәм урында инструктаж үткәрү өчен килде
Яшәеш

РКБ белгечләре Яшел Үзәнгә ишетү аппаратлары тапшыру һәм урында инструктаж үткәрү өчен килде

Ишетү аппаратлары республиканың льготникларына һәм хезмәт ветераннарына бирелергә тиеш. Тапшыру ел саен була, әмма аппаратның үзен алыштыру 4 елга бер тапкыр үткәрелә.

Белгечләргә эләгү өчен, яшәү урынындагы табибыгыздан юллама алырга һәм РКБдагы сурдологка язылырга кирәк. Нәкъ менә табиб кабул иткәннән соң пациент аппарат алу чиратына эләгә.

Яшел үзәнлеләр өчен нәрсә үзгәрде:

Элек аппарат артыннан Казанга барырга кирәк иде. Хәзер РКБ белгечләре безгә территорияле рәвештә килә. Бу уңайлы да, вакытны да экономияли. Белгечләр аппаратны карау буенча инструктаж да үткәрә. Кабул итү вакыты – 15 минут.

Күчмә бригада составында:

  • Гайсина Әлфия Наил кызы — сурдолог;
  • Закиров Руслан Илшат улы — сурдоакустик;
  • Иванова Альбина Васильевна — сурдопедагог.

Мөһим детальләр

  • Аппаратлар Росссиядә җитештерелә.
  • Аппаратның куәте ишетү начарлыгы дәрәҗәсенә карап индивидуаль сайлана.
  • Гарантия: 1 ел. Әгәр бу вакыт аралыгы эчендә төзәтү кирәк булса, РКБга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
  • Аппаратлар вакытында, тоткарлыксыз килә.

ЗЦРБ


Нет комментариев