Республика клиника табиблары балык сөяге ашказаны юлын ерткан казанлыны коткарган
Яшәеш

Республика клиника табиблары балык сөяге ашказаны юлын ерткан казанлыны коткарган

51 яшьлек ир-ат хастаханәгә муенында көчле авыру белән мөрәҗәгать иткән. Ул хәтта ризыкны да йота алмаган.

Табиблар аңа ФГДС ясый, әмма эндоскоп үтә алмый. Шул вакытта алар ир-атның ашказаны юлының чит предмет аркасында ертылганын аңлап ала.

Ир-ат бер көн ярым элек уха ашаганын һәм сулыш юлында нидер комачаулавын сөйли. Сөяк ашказаны юлында тыгыла.

Сөякне муенны кисмичә чыгару мөмкин булмый. Торакаль хирург Бульямин Магомедов операция ясый. Ул муенын азрак кисеп, чит әйберне чыгара.

Хәзер ир-ат үзен яхшы хис итә, әмма зонд аша ашавын дәвам итә. Шулай итеп ул ашказаны юлы төзәлгәнче тукланачак.


Нет комментариев