Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Республика кан үзәге Татарстан халкын әлеге катлаулы чорда донорлык хәрәкәтенә ярдәмгә чакыра

Үзәк гадәти режимда эшли һәм барлык төркемнәрнең канына мохтаҗ.

Республика кан үзәгендә һәм аның филиалларында санитар тикшерү, вентиляцияләү чаралары көчәйтелде, донорларның температурасы тикшерелә, битлек режимы кертелде, медицина персоналын өстәмә карау һәм коронавирус таралуга каршы тору өчен башка чаралар кертелде.

Әгәр сез донор булырга карар кылгансыз икән, теркәлергә һәм санлы пропуск алырга кирәк. Теркәлү өчен 2590 номерлы бушлай СМС-хәбәр җибәрергә кирәк: Регистрация#серия и номер паспорта (пробелсыз) (Мәсәлән: Регистрация#1234123456).

Цифрлы пропуск "3нче максат" тексты белән 2590 СМС номерына җибәреп алырга мөмкин (медицина оешмасына килү). Шулай ук covid19.tatarstan.ru сайтында да теркәлергә һәм цифрлы пропуск алырга мөмкин. ⠀

Республика кан үзәге эше мәсьәләләре буенча сез 8 (843) 223-07-79 телефоны буенча шалтырата аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев