Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Раифа күлендә ачык һавада шугалак эшли башлады

Шулай ук Раифа монастыре территориясендә боз шәһәрчеген булдыру эшләре башланды, ул быел Яңа елны бәйрәм итүгә кадәр үк ачылачак.

Монастырьның настоятеле игумен Гавриил белдергәнчә, Раифа күлендә шугалакны ачу идеясе күптән барлыкка килгән, әмма уйланылганны бары тик быел кышын гына тормышка ашырырга булганнар. Быел һава торышы да уңай - декабрь уртасында аномаль салкыннар аркасында боз калынлыгы 40 сантиметр тәшкил итә.

Шугалак көн саен 10:00 - 20:00 сәгатьләрдә эшләячәк, ә ялларда бөтенләй 23:00 сәгатькәчә. Үзегезнең конькилар белән бозга керү бушлай. Моннан тыш, монда шулай ук, инвентарьны прокатка бирү пункты да оештырылган.

Хәзер биредә боз шәһәрчеген төзергә керештеләр. Аның ачылышы Яңа елга кадәр булыр дип көтелә, әмма шәһәрчекнең нинди булачагын, авторлар сер итеп тоталар. Күл буенда инде тавык аякларында кечкенә генә өй һәм балалар боз тавы пәйда булган. Анда шуу өчен, Раифаның кечкенә кунакларына “ледянкалар” һәм "ватрушкалар" бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев