Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Путин алты татарстанлыга дәүләт бүләкләре тапшырды

Россия Президенты Владимир Путин илнең алдынгы кешеләрен бүләкләү турындагы указларга кул куйды, алар арасында Татарстанның алты вәкиле дә бар.

Тиешле документ хокукый актларның рәсми порталында басылып чыкты.

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов Невский ордены алды. Дуслык ордены белән шулай ук ТР Министрлар Кабинетының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин да бүләкләнде.

Татарстанның тагын бер күренекле вәкиле, махсуслаштырылган типтагы Казан психиатрия хастаханәсе баш табибы Рөстәм Хәмитов II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләнде. Шундый ук хөрмәткә «ТАИФ» АҖ генераль директоры урынбасары Айрат Шиһабетдинов та лаек булды.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр арасында тагын ике татарстанлының казанышларын билгеләп үттеләр: КФУның медицина-санитария часте баш табибы Ринат Шиһабетдиновка – “РФ атказанган табибы”, ә республика сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү идарәсе башлыгы Дмитрий Фроловка “РФнең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре” исеме бирелде.

Элегрәк Владимир Путин шулай ук Татарстанның дүрт вәкилен бүләкләде. Алар арасында Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов һәм Югары акташ авыл җирлеге башлыгы Александр Шатунов та бар иде.

Вечерняя Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев