Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев: «МХОге сугышчыларга ярдәм итү – Яшел Үзән районында өстенлекле юнәлешләрнең берсе»

23 августта районыбыз автобус марафонында катнашучыларны каршы алды. Бу көнне халыкның идеяләре һәм тәкъдимнәре турында фикер алышу, үз сайлау алды программасы турында сөйләү һәм биш еллык чорга эшнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү өчен депутатлыкка кандидатлар белән очрашу узды.

Яшел Үзәндә узган очрашуда җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар – ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, «МатурЗД» ҖЧҖ директоры Рузилә Тимергалиева, «Ак Барс «Суднолар төзү корпорациясе» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов катнашты. Шулай ук, чарада Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев та булды. Модератор буларак «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Журналистлар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов чыгыш ясады.


Беренче булып Илшат Әминов район башлыгына мөрәҗәгать итте һәм районыбызның махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү миссиясендә ничек катнашуы турында сөйләвен сорады.

– Махсус операция зонасындагы сугышчыларга, Татарстанның шефлыкка алынган шәһәрләрендә яшәүче тыныч халыкка ярдәм итү – Яшел Үзән районында өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Бездә бу эш тулы күләмдә оештырылган. Мин үзем гуманитар ярдәмне тапшыруда катнаштым. Коллегалар белән Луганск һәм Донецк Халык Республикаларына бардык. Йөкләрне формалаштыруда шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, депутатлар, волонтерлар, битараф булмаган гражданнар ярдәм күрсәтә. Бу зур уртак эш. Махсус хәрби операциядә (МХО) катнашучылардан һәм аларның гаиләләреннән килгән барлык мәсьәләләрне без оператив рәвештә эшкә алабыз, адреслы ярдәм күрсәтәбез. Шәһәрдә һәм районда гуманитар ярдәм җыю пунктлары ачылды. «Хәрби бердәмлек» берлеге, «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» төркеме, «Ватанны саклаучылар» фонды актив эшли. Контрактны имзалаган якташларыбыз җиңүгә зур өлеш кертә. Курск өлкәсендәге соңгы вакыйгалар күп кенә егетләрдә Ватанны саклау теләген уятты, ирекле рәвештә хәрби операция зонасына барырга теләүчеләр саны артты.


 

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов үз чыгышында мондый очрашулар турындагы фикерләре белән уртаклашты:

– Очрашу, аралашу депутатлар өчен дә, республика халкы өчен дә мөһим. Бер яктан, без, депутатлар, кулыбызны пульста тотабыз, территория проблемаларына чумабыз, җирле тематиканы сеңдерәбез, ә аннары әлеге мәсьәләләрнең, халык күзлегеннән караганда беренче дәрәҗәдә игътибар таләп итүен аңлап, әлеге проблемаларны хәл итүгә ирешәбез.

Район активы белән очрашуда, алда торган сайлаулардан тыш, милли максатлар һәм проектлар, сәламәтлек саклау, «Безнең ишегалды» кебек прог­рамма темалары буенча да фикер алыштылар. Шул ук вакытта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары билгеләп үткәнчә, бу программаны булдыру идеясе нәкъ менә Яшел Үзәндә туган һәм соңыннан ул бөтен республикада гамәлгә ашырыла башлаган.

– Безнең бурыч – бу максатларны тормышка ашыруда бөтен Татарстанның һәм аның һәр районының икътисади, социаль, оештыру һәм хокукый мөмкинлекләрен ачыклау. Һичшиксез, төп максат МХОга һәм анда катнашучыларга һәрьяк­лап ярдәм итү. Закон чыгару органы депутатларының мөһим бурычы булып инвестицияләр җәлеп итү һәм һәр районда, шәһәрдә эш урыннары булдыру тора, – дип, чыгышын йомгаклап, аңлатма бирде Юрий Камалтынов.
 

Һәрбер битараф булмаган яшел үзәнлегә мөрәҗәгать итеп, 8 сентябрьдә килүегезне һәм үз тавышыгыз­ны бирүегезне сорыйм – бу нибары 15 минут вакытыгызны алачак, һәм сез районыбызның киләчәген читтән күзәтүче түгел, ә аны төзүдә катнашучы булачаксыз.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 8 сентябрендә, бердәм тавыш бирү көнендә, Татарстанда җиденче чакырылыш республика Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узачак. Татарстан парламенты 5 елга сайлана һәм 100 депутаттан тора. 50 депутат бер мандатлы сайлау округлары буенча, 50се – сәяси партияләрдән кандидатлар исемлеге буенча сайлана. Шулай ук, биш партия («Бердәм Россия», КПРФ, «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», ЛДПР һәм «Яңа кешеләр») кандидатларны партия исемлекләре буенча да, бер мандатлы округлар буенча да тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев