«Минем әни эшли» фотоконкурсына йомгак ясалды
«Минем карьерам Бердәм Россия белән» федераль проектының бер өлеше булган конкурсны Татарстан Республикасы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ДКУ Яшел Үзән районы буенча идарәсе оештырды.
Барлыгы 6дан 14 яшькә кадәрге 46 бала катнашты. Иртәгә Яшел Үзән мәшгульлек үзәгендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.
Ә хәзер лаеклыларны игълан итәбез:
I урын - Тимур Минһаҗев, 14нче лицейның 3Б сыйныфы укучысы
II урынны 14нче лицейның 1А сыйныфы укучысы Камил Фәрәхов һәм 14нче лицейның 3Б сыйныфы укучысы Нурислам Алимов бүлеште.
III урынга 14нче лицейның 1а сыйныфы укучысы София Латыйпова һәм 8нче сыйныф укучысы Софья Кирсанова лаек булды.
Призерлар белән таныш булыгыз:
Анастасия Малкина
Иван Шапоренко
Тимур Әхмәтҗанов
Лилия Әдиятуллина.
14нче лицейның әлеге конкурста иң актив катнашучы булуын билгеләмичә мөмкин түгел. Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз, фотолары шәп иде, афәрин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев