Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәктәп автобусы авариягә эләккән: өч баланы хастаханәгә озатканнар

Мәктәп автобусы авариягә эләккән: өч баланы хастаханәгә озатканнар

Кичә иртән Башкортстанның Ташкиново-Нефтекамск урау юлында мәктәп укучыларын алып баручы автобус авариягә эләккән. Бу хакта “УфаLive” республика Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып яза.

Иртәнге сигезләр тирәсендә мәктәп автобусына “Лада Ларгус” килеп бәрелгән. Җиңел машинаның көпчәкләре кышкысына алыштырылмаган булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, “Лада”, “чыгымчылап”, каршы як юлга килеп чыккан. Автобуста 13-14 яшьлек 10 бала һәм бер озатып баручы булган. Укучылар Краснокамск районының Кариево авылыннан Уфага бәйгегә барышы булган.

Автобустагы өч кыз хастаханәгә озатылган. Калган балаларны табиблар карый. Шулай ук “Лада Ларгус”ның 14 яшьлек пассажирына да табиб ярдәме күрсәтелгән.

Чыганак:Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев