Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Котыру чире яман

28 сентябрь Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) инициа тивасы белән котыру авыруына каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.

Кулланучыларның хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарындагы территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 8 аенда хайваннар тешләп, тырнап медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итүчеләр саны, узган ел белән чагыштырганда, арткан. 413 кеше зыян күргән, икесен кыргый хайван тешләгән.
Котыруны, гадәттә, авыру хайван тешләгәндә, яисә аның селәгәе ачык яраларга эләккәндә йоктырырга мөмкин. Аеруча, баш, муен, кул чуклары зыян күрү куркыныч. Ярага вирус эләккәннән соң, ул периферик нервалар буенча үзәк нерв системасына җитә. Авыруның инкубацион вакыты, ничек зыян күрүгә карап, берничә көннән алып, бер елга кадәр булырга мөмкин. Еш кына 1-3 ай тәшкил итә. Инфекция чыганаклары булып, ерткыч хайваннар: төлке, бүре, эт, кимерүчеләр, ярканат тора.
Әгәр дә инде мондый күңелсез очракка юлык кансыз икән, тиз арада медицина ярдәме алыр өчен дәваханәгә барырга кирәк. Котыру авыруына каршы прививканы хирург яки травматолог билгели. Зыян күрүчегә, хайванның төренә карап, 3тән алып 6га кадәр прививка ясала. Дәвалауны никадәр иртәрәк башласаң, шулкадәр яхшырак. Котыру авыруына каршы прививканы һөнәре буенча зарарлану куркынычы зур булган кешеләргә ясату мәҗбүри.
Йорт хайваннарын асраучылар да сак булыр га тиеш. Хайваннарына ел саен котыру чиреннән прививка ясатуны онытмасыннар иде. Җәмәгать урыннарында борынчык тан башка йөрергә ярамый. Котыру чирен йоктырмас өчен түбәндәге профилактик чараларны үтәргә тырышыгыз:
хайваннарны ветеринар белешмәсе булган махсус оешмалардан гына алыгыз;
йорт һәм авыл хуҗалыгы хайваннарына йоктыру чиренә каршы прививка ясагыз;
хуҗасыз хайваннар белән элемтәгә кермәгез, сыйпамагыз һәм кулдан ашатмагыз;
ветеринар белешмә булмаган килеш хайванны чалырга, үлгән хайваннарны юк итәргә ярамый.
Котыру чире буенча профилактика мәсьәләсе Роспотребнадзорның даими контролендә тора. Исегездә тотыгыз: профилактика чараларын саклау һәм вакытында медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итү сәламәтлегегезне сакларга ярдәм итәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев