Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кеше өчен фәннәрне өйрәнүдән дә зуррак бәхет, наданлыктан да начаррак нәрсә юк.

Кеше өчен фәннәрне өйрәнүдән дә зуррак бәхет, наданлыктан да начаррак нәрсә юк.

Аллаһ Тәгаләгә шөкер, безнең укучыларыбыз көннән-көн Исламны тормыш фәне буларак күбрәк белергә һәм өйрәнергә тели (башкача булырга да мөмкин түгел, чөнки «Яшел Үзән» газетасын бары тик грамоталы һәм белемле кешеләр генә укый). Редакциягә күп кенә сорау­лар килә, бүгенге санда аларның бер өлешенә җавапны Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин бирә.

– Ирем миңа өйдә яулыгымны салып, чәчемне туздырып, җиңелчә күлмәктән генә йөрергә куша. Бу шәригатькә каршы килмиме? Берәр кеше звонокка басса, тизрәк киенергә йөгерәм. Әгәр дә иремнең бу теләгенә каршы килсәм, ачуланырга хокукы бармы?

– Хатын-кызга яулыксыз һәм җиңел күлмәктә чит кешеләр булмаганда өйдә йөрергә рөхсәт ителә, бу шәригатькә каршы килми. Әгәр хатын иренең бу үтенечен үтәмәсә, ул тыңламау­чан булып санала.

– Иремнең икенче хатын белән никах укытыр­га уе барлыгын белдем. Минем моңа юл куймаска хокукым бармы?

– Хокукыгыз юк! Әгәр Коръәндә хатыннар дүрт була ала дип язылган икән, хатыны дин кагыйдәләренә каршы бара алмый. Бу аның үз иманына шикләнүен, дингә нигез салучылар тарафыннан куелган бурычларны үтәмәвен аңлатачак. «Әгәр ир кеше үзенә физик һәм матди яктан икенче хатын алырга мөмкинлек таба, ике хатынга да гадел мөгамәләдә була ала һәм моны тели икән, ул чакта, Ислам буенча, аңа рөхсәт ителә. Аллаһыбыз әйтте: «Үзегезгә ошаган икенче хатынга – ике, өч, дүрткә... өйләнегез» (Коръән, 4:3). Бу темага карата аятьләр һәм хәдисләр ирнең беренче хатынына икенче хатын турында хәбәр итәргә яки аннан никахка рөхсәт сорарга тиешлеген күрсәтми. Күпхатынлылык җитди һәм зур тема. Аны бер сорауга җавап белән генә колачлап булмый, дип уйлыйм.

Укучыларыбызга мөрәҗәгать итеп – әлеге тема кызык булса 8-906-111-23-77 номерына языгыз, хәзрәттән тәфсилләп сорарбыз. Ә Илдар хәзрәткә тулы һәм аңлаешлы җаваплары өчен тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Калган сорауларга җавапларны газетабызның алдагы саннарында укырсыз.

Әңгәмәне Илсөя Садыйкова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев