Күңелемдәгесен әйтәм
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Мәктәп бер нәрсә дә бирми икән инде хәзер.

Китабы юк, ремонт ата-аналардан,  парта – ата-аналардан, тәрәзә – ата-аналардан.  Ярар инде, анысына күнекте халык.  Ләкин бит белем дә  ата-аналардан! Менә шунысы белән һич тә килешәсе килми.

***

Бер көннәрдә Тынычлык микрорайонында гипермаркет тирәсен әйләнеп кайттым. Ооо! Биредә башка дөнья! Йортлар шундый матур, биек. Подъезд эчләре иркен, квартирлар яңа һәм заманча планировкалы.  Ә ул балалар  мәйданчыгы үзе ни тора! Мәскәүдә дә мондыйлар сирәк очрый. Әмма дә ләкин машина куяр урын юк, кичке якта газон өсләренә дә куя­лар.

 


Нет комментариев