Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казан метросы тоннелендә бала мәете тапканнар, аның өстеннән 2 поезд чыккан

7нче сыйныф укучысы Казан метросында һәлак булган.

Аның өстеннән 2 тапкыр поезд чыккан. Бала тоннельгә үзе кергән, дип фаразлыйлар.

«Маш иптәш» каналы мәгълүматлары буенча, фаҗига бүген көндез Әмәт һәм Горки станцияләре арасында булган. Поездларның берсендә машина йөртүче ниндидер бәрелү тавышы ишеткән, ләкин бернәрсә дә күрмәгән, бу хакта диспетчерга хәбәр иткән. Аннары ул урыннан тагын бер поезд узып киткән.

Соңрак, тоннельгә керү урыныннан 40 метр ераклыкта рельсларда бала мәете табылган. Малайның контроль эштән «икеле» алуы турында язалар. Әлегә рәсми мәгълүмат юк.

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев