Казан мәктәп укучылары БДИ-2026да 100 балл җыючылар саны буенча рекорд куйды
2026 елда Казан мәктәпләрен тәмамлаучылар Бердәм дәүләт имтиханында иң югары нәтиҗәләр саны буенча шәһәрнең абсолют рекордын куйды.
Фото: "ЯҮ" архивы
Барлыгы 240 эш 100 баллга бәяләнгән, бу нәтиҗәгә 182 укучы ирешкән.
Узган ел белән чагыштырганда, 100 балл җыючылар саны 24 кешегә арткан. 26 чыгарылыш сыйныф укучысы ике фәннән дә 100 балл җыйган, ә икесе өч фәннән максималь нәтиҗә күрсәткән.
Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сүзләренә караганда, быел дәүләт йомгаклау аттестациясендә 22 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы катнашкан, аларның 6,6 меңгә якыны БДИ тапшырган.
Казан мэры Илсур Метшин нәтиҗәләрне югары бәяләп, имтиханнарга әзерлекне 11 еллык марафон белән чагыштырган. Аның сүзләренчә, мондый уңышлар — укучылар һәм укытучыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе.
Казан КП
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев