Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кашларны үстерергәме, юкмы?

Әгәр кашларың сирәк икән, аларны үстерү иң кулай ысул, дип саныйлар чит ил осталары. Тик бу әмәл куркыныч түгелме? Без моны аңларга тырыштык.

Кашларны үстерү керфек үстерүдән берни белән дә аерылмый, диярлек. Моның өчен, гадәттә, чәшке тиресеннән алынган чәч яки синтетик җепселләр кулланыла. Алар кашның нәкь төбенә, яисә турыдан-туры тирегә ябыштырыла. Ике кашны "төзәтү" өчен ике сәгатькә якын вакыт китә, шул вакыт эчендә мастер һәр кашка 200 дән артык чәч үстерә.
Каш үстерергә тотынганчы, нәрсә белергә кирәк соң?

1. Үстерелгән чәчләр озак сакланырмы?
1-3 атнага кадәр, еш кына аларга кагылуың, юыну, тарауга карап сакланачак. Үз каш төбенә ябыштырылган ясалмалы чәчләр, турыдан-туры тирегә ябышканнарына караганда күпкә чыдамрак

2. Кашларны ничек карап торырга?

Кашларны үстергәннән соң 48 сәгать дәвамында аларга кагылма: йөзеңне юма, мунчага, бассейнга һәм саунага барма. Тренировкаларга бармасаң да кулай (тир — ачы дошман), баш аша салына торган киемне кимә. Кашлар тирәсендә скраблар һәм пилинглар кулланма.

3. Ясалма кашларны ни белән ябыштыралар?
Ябыштыручы гельләрнең төрләре күп, иң мөһиме-аларның составында формальдегид булмавына инаныгыз.

4. Бу процедура ни дәрәҗәдә авыр?
Бик җиңел һәм авыртусыз үтә.

5. Үстерелгән каш чәчләренең озынлыгы күпме?
Чәчләрне 5тән 8 мм кадәр озынайталар, артык озын булып чыкканнарын мастер кисеп ала.

7. Минем үз кашларым бозылып бетмәсме соң, табигый матурлыгын югалтмасмы?
Ясалма каш үстергәнче, уйлагыз, бу процедура сезгә чынлыкта да кирәкме? Яисә дус кызыңа карап, эшләмәкчеме? Шуңа моңа алынганчы төпле мастер белән күрешеп, аның консультациясен алу мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев