Беркөнне улым белән урамнан бара идек, алда атлаган егет кинәт безгә борлып, кулларын өскә күтәреп, әллә нишли башлады. Котыбыз чыкты.
Әле ярый караңгы түгел иде. Һәм иң куркынычы – берникадәр вакыт артыбыздан калмады. Үзе исерек тә түгел, аңлатып булмаслык хәлдә. Балаларыбызны саклап та бетереп булмый инде, мәктәпкә, түгәрәккә үзләре генә дә йөргән чаклары була. Көпә-көндез шундый адәм затлары каршыларына килеп чыкса, гомер буена куркып калырлар. Аллаһ кына сакласын, кайбер яшьләр, ни кызганыч, әллә ниләр кулланып, чәчәк кебек тормышларын юкка чыгара.
Нет комментариев