Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ильмира Нәгыймова: «Хәзерге акылым булса, бәлки...

Ильмира Нәгыймова: «Хәзерге акылым булса, бәлки, видеоларны интернетка чыгармас та идем»

ТНВ каналында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында, татар эстрадасының популяр җырчысы Ильмира Нәгыймова Руслан Кираметдинов белән аерылышу сәбәпләре турында сөйләгән.

Аерылышкан вакытта әлеге вакыйгаларны бөтен социаль челтәрләрдә күзәтеп бардылар. Ильмира сүзләренчә, ул башкача булдыра алмаган. Интернетка видеолар кую — соңгы чик, чөнки аерылышу турында гаризаны 5 тапкыр биреп тә, җитди үзгәрешләр күренмәгән.

«Без халыкка матурны гына күрсәтергә өйрәнгәнбез. Мин социаль челтәрләргә чыгаргач, барысына да нокта куелды, яңа тормыш башланды. Мин 30 яшемә җитеп кенә, яшәүнең нинди матур икәнен аңлый башладым. Хәзерге акылым булса, бәлки, чыгармас та идем, әмма ул вакытта башкача булмады», — дип сөйләгән Ильмира Нәгыймова «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында.

Чыганак: Татар эстрадасы тормышы. Яңалыклар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев