Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндәге тәүлек буе эшли торган барда, бер ирне үтергәннәр

02 Эчке эшләр бүлегендә 36 җинаять теркәлгән.

Шуларның 29ы – шәһәрдә, 7се районда булган. 15 җинаять ачылган, шуның кадәресе – «кайнар эздән». 2 талау, 17 урлау, 13 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 очрак булган.


Яшел Үзәндәге тәүлек буе эшли торган барда, кинәт ызгыш чыгып, беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 50 яшьлек ирне кыйнаганнар. Ул өендә баш мие җәрәхәтеннән үлгән. Моның буенча, беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 30 яшьлек ирне тоткарлаганнар.


 Шәһәрнең Комаров урамында яшел үзәнленең 55 мең сум акчасын талап алганнар. Моны 35 яшьлек яшел үзәнле кылганлыгы ачыкланган.


Васильевоның Мәктәп урамыннан 50 яшьлек ирнең «ВАЗ-2115» автомобилен урлаганнар. Әлеге җинаять буенча 15, 17, 18, 25 яшьлек васильеволылар шик астына алынган.


Пасечная урамында 35 яшьлек ир йөртүендәге «Рено Сандеро» автомобиле пассажиры – Волжскида яшәүче 22 яшьлек ирдә наркотик матдә табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев