Яшел Үзәндә Шәһәр көнендә туган беренче баланы котладылар
Яшәеш

Яшел Үзәндә Шәһәр көнендә туган беренче баланы котладылар

Бүген Яшел Үзән бала тудыру йортында 5 сәгать 55 минутта Эвелина Баранованың кызы туды.

Ул Яшел Үзәннең Шәһәр көнендә һәм Республика көнендә туган беренче бала булды.

Сабый гаиләдә өченче бала. Аның авырлыгы - 3 кг 170 грамм, буе 47 см.

Авангард» паркындагы шәһәр бәйрәмендә бәхетле ата-аналарны Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев котлады. Ул яңа туган баланың дәү әнисенә  коляска тапшырды.

Барлыгы балалар тудыру йортында 2024 елның 8 аенда 417 сабый туган: 226 малай һәм 191 кыз.


Нет комментариев