Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Республика һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды

Геройларга мәңгелек дан!

Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен үлгәннән соң Батырлык Ордены түбәндәге герой якташларыбызга бирелде: рядовой Әхмәтшин Илнур Илсур улына. Бүләкне әнисе Ризәлә Әхмәтшина кабул итте; рядовой Вәлиев Ренат Рөстәм улына, бүләк әтисе Рөстәм Вәлиевка бирелде; кече сержант Домрачев Максим Владимировичка, бүләкне әнисе Людмила Домрачева, хатыны Анастасия Домрачева, уллары Егор, Мирон, кызы София кабул итте; рядовой Зарипов Илшат Илфат улына, бүләкне әнисе Гөлназ һәм әтисе Илфат Зариповлар алды.

Бүләкләрне РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев тапшырды. Геройларга мәңгелек дан!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев