Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән полиция хезмәткәрләре кәрәзле телефоннар талаучыларны тоткарлый

Оператив-эзләү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре талауда ике шикләнелүченең шәхесен ачыклый.

Алар Васильево бистәсе һәм Яшел Үзән шәһәре яшүсмерләре булып чыга. Талаучыларның берсенә 16 яшь икәнлеге билгеле. Хокук бозучыларның икесе дә балигъ булмаганнар эшләре бүлегендә профилактик исәптә тора.

Беренче талау Васильеводагы автобус тукталышында була: җинаятьче 54 яшьлек ир-атның кулыннан кәрәзле телефонын тартып ала һәм билгесез юнәлештә кача. Икенче талауның корбаны – 37 яшьлек ир-ат.

РФ Җинаять кодексы 161 маддәсенең 1 нче өлеше «Талау» тарафыннан каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатыла. Тоткарланучыларга карата читкә китмәү һәм үз-үзен тиешенчә тоту турында язу рәвешендә чикләү чарасы куела.

 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев