Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дмитрий Песковтан яңа хәбәр

Песков дәүләт хезмәтендә айфон куллануның тыелуы турында белдерде

Россиядә дәүләт хезмәткәрләренә Американың Apple компаниясе смартфоннарын файдалану тыела, дип белдерде РФ Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков. Шул ук вакытта, ул кайбер түрәләрнең шәхси максатларда айфон куллануын дәвам итүен билгеләп үтте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

 

«Күпләрнең шәхси максатларда айфон куллануын дәвам итүе берәүгә дә сер түгел, әлбәттә», - диде Песков.

 

Кремль вәкиле Хөкүмәттәге түрәләрнең 20-30 процентка якыны IOS системасы куелган Америка смартфоннарын файдалануын, ә калган 70-80 проценты Androidка өстенлек бирүенә игътибар юнәлтте. Ул киләчәктә мондый телефоннарны шәхси максатларда куллану да тыелу ихтималын, әмма бу карар махсус хезмәтләрнең тәкъдимнәренә бәйле булачагын искәртте.

Элегрәк гаммәви мәгълүмат чараларында 1 апрельдән федераль һәм төбәк түрәләренә айфоннардан баш тартырга киңәш ителүе турында мәгълүмат чыккан иде. Чөнки Көнбатыш белгечләре аларны шпионлык максатында «ватарга» мөмкин.

 

Чыганак:Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев