Быел мәктәп укучыларын иң озын көзге каникуллар көтә
Яшәеш

Быел мәктәп укучыларын иң озын көзге каникуллар көтә

Каникулларның гомуми дәвамлылыгы 12 көн тәшкил итәчәк.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Ял көннәре һәм бәйрәм көнен дә исәпкә алганда, укучылар 24 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр ял итә алачак.

Димәк, балаларны озын көзге яллар, саф һавада йөрү, дуслар һәм гаилә белән вакытны бергә үткәрү мөмкинлеге көтә.

Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп укучыларын 26 октябрьдән каникулга җибәрергә тәкъдим иткән. Быелгы көзге каникуллар соңгы 10 елдагы иң озыны булачак.


Нет комментариев