Бөек Ватан сугышы ветераны, 101 яшьлек Әхәт Тахият улы Латыйпов сайлауларда катнашты
Яшәеш

Бөек Ватан сугышы ветераны, 101 яшьлек Әхәт Тахият улы Латыйпов сайлауларда катнашты

Әхәт Латыпов, өлкән яшьтә булуга карамастан, актив гражданлык позициясендә тора.

Бүген ул, гадәттәгечә, бюллетеньне җентекләп өйрәнеп, үз сайлавын ясады һәм тавыш бирүдә катнашты.

Әхәт абый Әлки районының Алпар авылында туган. 1942 елда Совет Армиясе сафларына алына. Курск дугасындагы сугышларда катнаша. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков медале белән бүләкләнгән.


Нет комментариев