Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Базарга дип киткән Фәридә исемле хатын, биш метрлы питон корбанына әйләнгән

Индонезиядә биш метрлы питон хатын-кызны ашаган

Бу хәл Көньяк Сулавеси провинциясендә Калемпанг авылында була. Биредә яшәүче хатын-кыз 6 июньдә югалган, дип хәбәр итә матбугат хезмәте. 45 яшьлек Фәридә урман аша базарга киткән. Кич белән аның югалуы турында ире сөйли.

Икенче көнне югалган урыннан ерак түгел биш метрлы питон табылган. Еланның ашказанын ярып карагач, анда югалган хатынның гәүдәсен тапканнар.

Сулавеси утравында яшәүче белгечләр сүзләренчә, питоннар чыннан да кешеләрне йота ала. Рептилияләр озынлыгы 10 метрга җитәргә мөмкин. Питоннар корбанны чолгап алалар, аны буалар, ә аннары  инде тулысынча йоталар.

Чыганак: Громкие новости | Россия | Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев