Яңа уку елы алдыннан Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирина Васильевна Терентьева күпбалалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләрендәге балаларга мәктәп кирәк-яраклары белән тутырылган рюкзаклар тапшырды.
Ирина Васильевна укучыларга кирәкле бүләкләр генә тапшырып калмыйча, һәр гаилә белән аралашты, балаларның хәлләрен белеште. Ул аларга яңа уку елында уңышлар, ныклы сәламәтлек теләде.
— Республикабызда матур традиция бар — яңа уку елы алдыннан күпбалалы һәм аз керемле гаиләләрдәге балаларга мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итү. Мондый игелекле акцияләрдә зур теләк белән катнашам. Бу юлы да Яшел Үзән шәһәре укучыларына мәктәп кирәк-яраклары белән тулы портфельләр тапшырдым. Барлык укучыларга да белемгә сүнмәс кызыксыну, укуында уңышлар, яхшы педагоглар һәм акыллы остазлар телим! — диде Ирина Васильевна.
Нет комментариев