Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авыруга караганда прививка ясату отышлырак

Вакцинация вируска каршы ныклы иммунитет булдыру өчен кирәк.

Россиядә SARS-CoV-2 вирусы китереп чыгара торган коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация ясау буенча актив кампания бара. Нигездә, COVID-19га каршы ясау өчен Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Н.Ф.Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү үзәге» ФДБУ җитештергән Спутник V вакцинасы (сәүдә исеме «Гам-КОВИД-Вак») кулланыла.

Спутник-V катнаш вектор вакцина булып санала. Ул 26нчы типтагы (I компоненты өчен) һәм 5нче типтагы (II компоненты өчен) SARS-CoV-2 вирусының S-аксымын кодлаучы ген кертелгән кеше аденовирусыннан тора. Шул ук вакытта аденовирус үзе кеше организмында үрчетү өчен җаваплы геннан мәхрүм ителгән һәм аның роле коронавирусның S-аксым генын күзәнәккә китереп бирү, ә инде күзәнәктә чит РНК – антиген таныла, аңа карата антитәнчекләр булдырылып, иммун җавап формалаштырыла.

Әлеге прививкага кагылышлы сорауларга «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ Яшел Үзән филиалының табиб-эпидемиологы Вера Попова җавап бирә.

– Вакцинациядән соң коронавирус белән авырып буламы?
– Вакцинада Сарс-CoV-2 патоген вирусы юк һәм, димәк, ул авыру китереп чыгара алмый. Тик антитәнчекләр барлыкка килсен өчен вакыт таләп ителә, аңа беренче дозадан соң 20 көн узу кирәк. Димәк, әгәр дә кеше вирус белән вакцинациягә кадәр яки аннан соң беренче көннәрдә очрашса, аның авырып китүе бар, әмма бу вакцинаның начар сыйфаты һәм нәтиҗәсезлеге турында сөйләми. Шуны да истә тотарга кирәк, вакцинация инфекциядән 100 процентка сакламый, ләкин аның белән бәйле куркынычны сизелерлек киметә.

– Ни өчен ул ике дозада ясала?
– Ике этаплы вакцинация ныклы иммунитет булдыру өчен кирәк, ә вектор сыйфатында аденовирусның ике төрен куллану прививка ясатылган кешенең вирусның бер төренә иммунитетын булдырырга мөмкин һәм аның иммун системасы векторны үз ролен башкарганга караганда иртәрәк юкка чыгарачак.

– Коронавирустан прививканы кемнәргә ясатырга кирәк?
–Без халыкны вакцинация белән мөмкин кадәр күбрәк колачларга омтылырга тиеш булсак та, аңардан соң өзлегергә һәм хәтта үлемгә китерергә мөмкин кешеләр дә була һәм нәкъ менә алар саклануга күбрәк мохтаҗ. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, коронавирус инфекциясе буенча риск группасына 60 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр, шулай ук югары артериаль кан басымы, йөрәк һәм үпкә авырулары, диабет, симерү яки онкология авырулары булганнар керә.

– Спутник-V вакцинациясенә нинди каршылыклар бар?
– Хәзерге вакытта препаратны түбәндәге авырулар вакытында ясарга киңәш ителми: вакцинаның яки аның нинди дә булса компонентына гиперсизгерлек; анамнезда авыр аллергия реакцияләре булу; кискен йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар; кискенләшкән хроник авырулар булганда, вакцинацияне терелеп бетеп, 2-4 атна узгач кына үткәрәләр.

Шулай ук, авыр булмаган ОРВИ, ашказаны-эчәк органнарында кискен йогышлы авырулардан соң температура нормальләшкәч ясала ала. Йөклелек һәм күкрәк белән имезү чоры һәм 18 яшькә кадәр яшь; авыр поствакциналь өзлегүләр (анафилактик шок, авыр генерализацияләнгән аллергия реакцияләре, 40 градустан югары температура һ.б.) вакцина ясау га каршылык булып тора.
Бавыр һәм бөерләрнең хроник, эндокрин (калкансыман биз функцияләренең бозылуы һәм декомпенсация стадиясендәге шикәр диабеты), кан тамырлары системасы, эпилепсия һәм үзәк нерв системасы авырулары, кискен коронар синдром һәм баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы, миокардитлар, эндокардитлар, перикардитлар вакытында, шулай ук аутоиммун һәм онкология авырулары булган кешеләрдә дә сак лык белән кулланыла, бу исә әлеге төркемне вакцинацияләүнең куркынычсызлыгы турында сөйли торган мәгълүматларның җитәрлек булмавы белән бәйле.

– Вакцинациядән соң нәрсә көтәргә?
– Вакцинациядән соң 1-2нче тәүлектә салкын тиюгә охшаш симптомнар күзәтелергә мөмкин: хәл бетү, температура 37,5 Ска кадәр күтәрелү, баш авырту. Әлеге симптомнар нормаль күренеш булып тора һәм вакциналарның начар сыйфаты яки вакцинация техникасы бозылу турында сөйләми. Шуны истә тотарга кирәк, вакцинация гә бәйле симптомнар 3 көнгә кадәр күзәтелергә мөмкин, ә озакка сузылу кешенең авыру булуын һәм медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев