Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Җәмигъ» мәчетендә Яшел Үзән Үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре өчен ифтар узды

Менә инде икенче ел изге Рамазан аенда, мәчетнең хәзрәте чакыруы буенча табиблар, шәфкать туташлары һәм хастаханәнең башка белгечләре ифтар кичәсенә җыела.

Аш алдыннан Илдар хәзрәт Гатауллин кунакларны сәламләде, Рамазанның төп кыйммәтләре һәм бурычлары турында сөйләде. Коръәннән өзекләр укылды, шуннан соң теләгән һәркем кичке намазда катнашты.

Мәчеттән хастаханә хезмәткәрләре кунакчыллык һәм аралашу мөмкинлеге өчен рәхмәт хисләре белән китте.

Үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев