Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖнең меңләгән коллективы исеменнән Татарстанның төп дәүләт бәйрәме – Республика һәм Яшел Үзән шәһәре көне белән чын күңелдән котлый

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәр кунаклары! Кадерле дуслар!

 «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖнең меңләгән коллективы исеменнән сезне Татарстанның төп дәүләт бәйрәме – Республика һәм Яшел Үзән шәһәре көне белән чын күңелдән котлыйбыз!

30 августта без сезнең белән дәүләтчелегебезнең тууын – Республика оешу көнен бәйрәм итәбез. Нәкъ менә шушы көн тарихка республика һәм гомумән Россия Федерациясе үсешенең яңа формаларын билгеләгән мөһим вакыйга буларак кереп калды. Бу еллар дәвамында Татарстан бөтен ил белән бергә динамик рәвештә үсә һәм хокукый демократик дәүләт, күппартиялелек, иҗтимагый һәм дини оешмаларның иреге шартларында яшәргә өйрәнә, үзенең рухи һәм мәдәни үзенчәлеген саклап кала һәм ныгыта. Бүген Татарстан Республикасы – куәтле, динамик үсештә булган регион, ул икътисади, сәнәгать, социаль һәм мәдәни үсештәге казанышлары белән хаклы рәвештә горурлана. Бу уңышлар артында – патриотизм, хезмәт сөючәнлек, толерантлык, Татарстан халкының һәм җитәкчелегенең эшлекле һәм иҗади инициативасы тора.
Зеленодольск шәһәренең барлыкка килү тарихы А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводының үсеш тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Күп дистә еллар дәвамында завод хезмәткәрләре туган шәһәр файдасына тырышып эшлиләр. Суднолар төзү предприятиесенең Зеленодольск үсешенә керткән өлеше бүген дә югары. Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән горькийлылар дәүләтнең мөһим бурычларын тормышка ашыра, уникаль гражданлык суднолары һәм хәрби кораблар булдыра, алар Зеленодольск шәһәрен Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә данлый. Заводлылар Татарстан Республикасы җитәкчелегенә предприятиегә без кабул иткән җитештерү программаларын гамәлгә ашыруда ярдәм иткәннәре, мөһим заказлар алуда һәм заводны еллар дәвамында эш белән тәэмин итүдә булышлыклары өчен рәхмәт белдерә.
Төбәкнең бай сәнәгать потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән җайга салынган хезмәттәшлек киләчәктә дә Яшел Үзән муниципаль районы, Татарстан Республикасы һәм тулаем Россия мәнфәгатьләрендә иң амбициоз мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирер дип ышанам.
Агымдагы елда Татарстанның иң зур шәһәр тибындагы бистәләрнең берсе – Васильево оешуга 330 ел тулуны бәйрәм итә. Биредә яшәүчеләр артында бистәнең бай барлыкка килү һәм үсеш тарихы. Аның елъязмасында мәңгегә алтын хәрефләр белән хезмәт җиңүләре дә, батырлык даны да, бистә халкының күп буыннары фидакарьлеге, кыюлыгы, таланты һәм казанышларының лаеклы үрнәкләре дә язылган.
Кадерле дуслар! Сезгә чын күңелдән хезмәт уңышлары, яхшы кәеф, нык сәламәтлек, бәхет, муллык һәм иминлек телибез!


 Александр Филиппов,«А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ генераль директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев