Әлеге күренешкә исем-акылым китте
Узган ялларда шәһәрдә һава шарларында очтылар, районның социаль челтәрләрендә видеолар, бик күп фотолар куйдылар.
Матур күренеш.
Тик өстән төшерелгән кадрларда, Идел һәм Зөя елгаларыдыр дип беләм, бик нык саекканлыклары аермачык күренә. Кая китә икән соң аларның сулары? Соңгы елларда ул елгалар белән ниләр кыландыралар икән?
Уйлап карасаң, шаккатмалы хәл инде бу! Ул бит кечкенә генә инеш түгел, әле юлын буып куеп, әле ачып торырга яки кырыйга ермак ерып, суын күрше бакчага агызырга? Шуның кадәр күләмдәге суны тиктомалдан ничек киметеп була соң? Әллә чынлап та башка җиргә агызалармы икән?.. Белмәссең, төче суга тилмергән илләр юк түгел...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев