Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ак тәнле, ах, тәмле

Җире барның – җиме бар

Бәрәңге алырга да вакыт җитте, җәмәгать. Инде, ишетүебез буенча, эссегә дә карамастан, алып бетерүчеләр дә бар. Бәлки дөрес тә эшләгәннәрдер, белгечләр тулаем өлгергән бәрәңгене җир астында артык вакыт тотарга киңәш итми: аның тәме дә, саклану сыйфаты да начарлана икән.


Ә бәрәңгенең яхшы саклануын теләгәндә, алганчы ун көн алдан сабын чабарга кушалар. Бу бүлбеләрнең җитлегүен тизләтә, туфракны киптерә һәм күп тапкырга фитофтороз белән зарарлану куркынычын киметә дип аңлаталар.
Саклауга урнаштыруга килгәндә, иң яхшысы уртача зурлыктагылар, ә зур бәрәңгеләрне кыш уртасына кадәр ашап бетерү кулай, чөнки аннары аларның тәмнәре бозыла, ә эче куышлана башлый.

Бәрәңгенең тәме турыдан-туры аның эчендәге суты белән бәйле. Әгәр дә суты күп икән, ул сулы һәм тәмсез була, озак саклана да алмый. Яңгырлы көннән соң бәрәңге алмаска тырышыгыз, кояшлы көннәрне көтегез. Коры туфрактан алынган бәрәңгенең тәме дә сыйфатын югалтмый, яхшы саклана да.
Ә инде алдагы көннәрдә коры түгел, озак вакытлы яңгырлар вәгъдә ителсә, бәрәңгене яңгыр астында алуыгыз яхшырак. Юеш җирдә озак яткан бүлбеләрнең саклану сыйфаты начарлана.
Әгәр дә бәрәңге сабагы каралган икән, димәк бакчагыз фитофтора белән зарарланган. Мондый сабак­ларны компостка салырга ярамый, аларны яндырырга кирәк.
Хәзерге заманда астрологлар хәтта бәрәңге алырга кулай вакытларны да әйтеп бирә. Әгәр дә алар фикеренә колак саласыгыз килсә, бәрәңгене айның кимү фазасында алырга кирәк ди. Бу вакытта алынганы яхшырак саклана һәм авыруларга сирәк бирешә, имеш. Моңа айның нинди йолдызлыкта булуы да йогынты ясый ди: иң кулай чор аның Үгезбозау, Балык, Үлчәү һәм Кәҗәмөгез йолдызлыкларында вакыты.
Астрологлар фаразлавынча, быел бәрәңге алу өчен уңай көннәр 5 – 21 август һәм 4 – 16 сентябрь. Уңышыгыз мул, бәрәңгегез эре булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев