Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Айгөл Бариева: “Судка бирәм”

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева белән күңелсез хәл килеп чыккан.

Ул очраклы рәвештә генә бер сату платформасында үзенең һәм әти-әнисенең фотолары төшерелгән төрле продукциягә тап була.

– Мин бу продукцияләрне очраклы рәвештә генә күрдем. Башта гаҗәпләндем, аннан соң көлдем. Ләкин бүген әлеге хәлләр турында тирәнрәк уйлагач, болай гына калдырмаска булдым. Мин судка бирәм, – дип хәбәр итә җырчы социаль челтәрләрдә.

Җырчы әйтүенчә, кемдер аларның гаиләсенең фотолары төшерелгән картина, чәй чашкасы, компьютер өчен кирәк-ярак, пазлларны Интернет аша сатып ята.

– Бу эшне үзем өчен түгел, ә әти-әнинең якты истәлеге өчен эшлим. Моңа кадәр суд юлларын таптаганым юк иде, ләкин бу юлы мин мәҗбүрмен. Мин бу турыда берни дә белмәдем. Күргәч шаккаттым. Безне теләсә ничек файдалана алалар икән, мин моның белән бер ничек тә килешә алмыйм, – дигән ул.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев