Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәнгә яшеллек һәм чисталык җитми

Яшел Үзән муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән дүшәмбе киңәшмәләре хәзер торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Олег Анисимов чыгышыннан башлана. Ул бу өлкәдәге проблемаларны хәл итү турында сөйли. Моңа кадәр ОДН мәсьәләсе күтәрелгән булса, хәзер игътибар районга юнәлтелә. Департамент, ЯҮМР башкарма комитет җитәкчесе карары белән муниципаль районда торак-коммуналь хуҗалыгы...

Яшел Үзән муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән дүшәмбе киңәшмәләре хәзер торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Олег Анисимов чыгышыннан башлана. Ул бу өлкәдәге проблемаларны хәл итү турында сөйли.
Моңа кадәр ОДН мәсьәләсе күтәрелгән булса, хәзер игътибар районга юнәлтелә.
Департамент, ЯҮМР башкарма комитет җитәкчесе карары белән муниципаль районда торак-коммуналь хуҗалыгы эшчәнлеген координацияләү уполномоченные итеп билгеләнгән. Әгәр шәһәрдә бу система тотрыклы эшләсә, районда хәл башкача тора. Коммуникацияләр бик искергән, программалар начар эшли. Райондагы эшләрне җайга салу максатыннан чыгып, ТКХ системасын бәяләү методикасы эшләнгән. Ул 6 блоктан тора. Эш башланган һәм аның барышы турында һәр дүшәмбедә сөйләнәчәк.
ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Яшел Үзән инспекциясе җитәкчесе Фәридә Хәмидуллина шәһәр һәм Васильево бистәсе территорияләрнең экологик торышы турында сөйләде. Санитар чистарту ике айлыгының яртысы узса да, проблема хәл ителмәгән. Октябрьскийда, Васильевода һәм шәһәр урамнарында чүп-чар күп, санкцияләнмәгән чүплекләр ачыклана. Җитешсезлекләрне бетерү максатыннан чыгып, хәзер административ-техник инспекция оештырылып, ул чара күрмәүчеләр белән эш итәчәк. Тыңлаусыз физик һәм юридик затларга штраф санкцияләре бик югары булырга охшаган. Төзәлергә нибары бер атна бирелә. Район территориясендәге тимер юл яннары белән дә шул ук хәл. Пассажирлар ыргытып калдырган чүп-чар өчен территория хуҗалары җавап бирә. Пост-Волга, Карамалы Тау, Васильево, Әйшә, Октябрьский аша узган тимер юлларны тәртипкә китерүгә игътибар җитеп бетми. Җәен узачак Универсиада итәкне җыярга өйрәтәчәк әле безне.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Алексей Сафин коррупция фактларын ачыклау буенча күрелгән чараларга тукталды. Комиссия 6 мөрәҗәгатьне тикшергән. Җитешсезлекләр төзәтелеп, берничә җитәкчегә административ җәза бирелгән.
ЯҮМР буенча сугыш һәм хезмәт ветераннарының җәмәгать оешмасы советы рәисе Валентина Перфильева 9 Майга багышланган чараларга күзәтү ясады. Серго исемендәге заводта ветераннар катнашында узган чарага бәя бирелде. Районда, бигрәк тә Олы Ачасыр, Зур Ключи авыл җирлекләренең бу юнәлештәге эшен дә бәяләде чыгыш ясаучы. «Соңгы солдат җирләнми торып, сугыш бетми», - дип ул, шәһәрдә билгесез солдатларны эзләү эшенең дәвам итүе һәм шундый төркемнең хәзер Севастопольгә халыкара вахтага китүе турында әйтте. Бәйрәмне кызыклы итеп оештыруда зур өлеш керткән мәдәният һәм мәгариф идарәләре билгеләнде, иганәчеләр дә читтә калмады. «Табигать байлыклары» МУП җитәкчесе Сергей Савельев элеккеге җитәкче, мәрхүм Равил Габдрахмановның, эшен лаеклы дәвам итеп, бер төркем ветеранны «Алан» кафесына җыеп олылаганнар. Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев адресына да рәхмәт әйтелде. Гомумән, бөтен предприятиеләр бәйрәмне үз дәрәҗәсендә уздыруга өлеш керткән. Хәзер ветераннар советы Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләүгә әзерлекне башлап җибәргән.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев