Хәзер елга-күлләр боздан ачылды. Балыклар да уылдык чәчәргә керешер, шул сәбәпле тыелган зоналарда тыелган кораллар белән күпләп балык тотучыларны чикләү максатыннан Татарстанда 25 апрельдән «Уылдык чәчү» операциясе игълан ителде. Моның өчен районнарда Роспотребнадзор, эчке эшләр бүлеге, ветеринария идарәсе, су ресурсларын контрольдә тоту бүлеге белгечләреннән торган төркем оешты, алар махсус зоналарны...
Хәзер елга-күлләр боздан ачылды. Балыклар да уылдык чәчәргә керешер, шул сәбәпле тыелган зоналарда тыелган кораллар белән күпләп балык тотучыларны чикләү максатыннан Татарстанда 25 апрельдән «Уылдык чәчү» операциясе игълан ителде.
Моның өчен районнарда Роспотребнадзор, эчке эшләр бүлеге, ветеринария идарәсе, су ресурсларын контрольдә тоту бүлеге белгечләреннән торган төркем оешты, алар махсус зоналарны күз уңында тотачак. 2012 елда, мәсәлән, шундый операция барышында 35 җинаять кылынып, 758 тыелган балык тоту җиһазы тартып алынган һәм 410 кеше административ җаваплылыкка тартылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев