РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин халыкны онлайн-режимда кабул итә
"Вверх" порталында онлайн-режимда депутат Александр Сидякин гражданнарны кабул итә.
"Бердәм Россия" партиясенең 15 еллыгы уңаеннан Татарстанда бердәмроссиялеләрнең төбәк башкарма комитеты һәм "Вверх" порталы РФ Дәүләт думасы депутатларының халыкны онлайн режимда кабул итүен оештыра. Беренчеләрдән булып мондый мөһим чараны Александр Сидякин уздыра. Александр Геннадьевич белән Татарстанның теләсә кайсы гражданы аралаша алачак. Моның өчен бары тик 23 ноябрьгә кадәр( 23ен дә кертеп) info@vverh-tatarstan.ru адресына үзегезнең соравыгызны язып җибәрә аласыз. Үзегез яшәгән торак пунктның исемен язарга онытмагыз. Кабул итүнең онлайн-трансляциясе "Вверх" порталында(vverh-tatarstan.ru) һәм "Бердәм Россия"нең төбәк бүлеге сайтында (tatarstan.er.ru) 24 ноябрьдә 10 сәгатьтә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев