Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Олы Якегә гашыйк Минзәлә кызы ул

Районыбызда милли мәдәниятебезгә, матур традицияләребезгә ихлас күңелдән гашыйк, җан атып йөрүчеләр байтак. Аларга үз төбәгенең матур үткәне турында сөйләү, тырыш хезмәтләре белән дан казанган күренекле шәхесләрен, якташларын зурлау, яшь буынны алар үрнәгендә тәрбияләү бурычы йөкләнгән.

Әйе, мәдәният - халыкның рухи куәтен, сәләтен, зәвыгын күрсәтүче көзге кебек ул. Ә мәдәният хезмәткәрләре шушы матурлыкка хезмәт итүчеләр, җанны, күңелне савыктыручылар.
Һәркем белән, кечкенә бала булсынмы, яшь җилкенчәкме, гади эшче, йә булмаса зур җитәкчеме, уртак телне тапкан кеше генә мәдәният хезмәткәре була һәм җанын-тәнен биреп эшли ала торгандыр ул, мөгаен. Язмам героен язмыш җилләре Минзәлә районыннан безнең якларга ташласа да, ул бүген Олы Якене туган авылыннан да якынрак күрә. Чөнки халкына хезмәт итүдән тәм, ямь табып яши. Сүзем 31 ел гомерен мәдәнияткә багышлаган Рәмзия Мәҗитова хакында.
Күңеле белән мәдәният хезмәткәренә якын булса да, Рәмзия Алабуга мәдәни агарту училищесына китапханәче-биб­лиограф юнәлеше буенча укырга керә. Туган районында Яшел Үзәннән килгән Хәмит белән таныша, яшьләр гаилә корып яши башлый. Хәмит абыйның Каратмәндә яшәүче әти-әнисе олыгайгач, Мәҗитовлар гаиләсе күченеп кайта. Биредә Рәмзия ханым бөтенләй ят булган һөнәр - яшелчәчелек белән таныша.
-Ул чакта әле юллар юк, урамда «К-700» тракторлары йөри иде. Тик халыкның бик тырыш һәм бай яшәгәнлеген күреп гаҗәпләнгәнем истә. Ике ел яшелчәчелектә хезмәт куйдым. Остарып беткән, кулларына күз иярми иде биредә эшләүче апаларның. Алардан калышмыйм дип, төшке аштан да иртәрәк килә идем, - дип искә ала әңгәмәдәшем.
Олы Якегә күченгәч, иң матур урында - урман буенда йорт салып чыга алар. Рәмзия апаны мәдәният йортына эшкә чакыралар, бер ел сәнгать җитәкчесе, аннан бүгенге көнгәчә директор вазифасын башкара. Ниһаять, күңеленә ятышлы урында ул иң беренче эшне балалардан башлый, түгәрәк оештыра, тора-бара зурраклар белән дә уртак тел таба. Дискотекага гына да 100әр кеше йөргән заманда ничек итеп күңелле яшәүләрен бүген дә сагынып сөйли. Совхоз гөрләп торган чакта, финанс ягыннан да ярдәм итүче булгач, механизаторлар, сыер савучы, яшелчәчеләр белән нинди генә чаралар уздырмыйлар, клуб шау итеп тора. Авылларыбыз­да кеше саны кимүе беребезгә дә сер түгел. Концерт-тамашалардан мәдәният йорты бүген дә тынып тормый анысы. Ветеран апаларның «Хәтирә» фольк­лор ансамбле оешканына да 10 ел булган. Төрле түгәрәкләр дә уңышлы гына эшләп килә. Сәнгать җитәкчесе, гармунчы Лилия Әхмәтшакирова, шигырь язарга яратучыларның «Сердәш» клубын җитәкләүче, китапханәче Әлфинур Закирова һәм бинаны гел ялт итеп чиста тотучы Резидә Сәгыйтова кебек көчле команда булганда, Рәмзия ханымга икеләтә җиңел. Аннан авыл халкы үзе дә бик актив. Алар катнашында узган чараларга зал тутырып йөриләр икән. Чөнки бер генә бәйрәм дә бер-берсен кабатламый, гел яңалык, нинди дә булса үзенчәлеге бар.
- Буш вакытым булуга, нәрсә сәхнәләштереп була икән дип, гел эзләнәм, китапларны, интернетны актарам. Кызыклырак идея уйлап тапсам, иремне иртәнге биштә дә уятып, аңа сөйләргә мөмкинмен. Юк, орышмый, киресенчә, монысы әйбәт, яисә юк дип киңәшләрен бирә, - ди Рәмзия апа.
Чынлап та, гаиләңдә яклау һәм ярдәм тапмасаң, бу өлкәдә хатын-кызга эшләве аеруча авыр. Бер генә бәйрәмне дә туганнарың янында уздыра алмыйсың, кызлары Эльвира белән Алсу да клубта үсә. Ул чак­лар артта, бүген инде Рәмзия апа яраткан дәү әни, авылдашлары, коллегалары арасында хөрмәткә лаеклы кеше. Күпсанлы грамота һәм дипломнары да өч дистәдән артык гомернең заяга узмаганлыгы хакында сөйли. Әле бүген дә читтән торып өстәмә белем алу институтында укып йөрүе. Димәк, кызыклы проектлар, бәйрәмнәр узасы алда. Минемчә, олы якелеләргә мәдәният йортына йөрми мөмкин дә түгел! Аны бит 2014 елда Президент Рөстәм Миңнеханов үзе килеп ачты. Мәдәният йорты мөдире Рәмзия Мәҗитованың кулын кысып, чәчәк бәйләме бүләк итүе дә ни тора! Ул аны үзе дә иң бәхетле көнем дип искә алырга ярата. Шатлыкларга бай көннәрегез алдагы тормышыгызда тагын да күбрәк булсын, авылдашларыгызны рухи байлыкка күмеп, дәртләнеп эшләргә, бүгенгедәй яшьнәп яшәргә язсын сезгә, Рәмзия апа!
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев