Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телем – иркә гөлем

«Мин татарча сөйләшәм!»

Моннан җиде ел элек Бөтендөнья татар конгрессы, «Үзебез» яшьләр хәрәкәте башлап җибәргән, Татар яшьләренең бөтендөнья форумы, Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы да кушылган «Мин татарча сөйләшәм!» акциясен бөтен республика күтәреп алды. Яшел Үзән муниципаль район мәктәпләре дә әлеге акциядә бик теләп катнаша, аны үткәрүнең төрле алымнарын һәм ысулларын уйлап...

Моннан җиде ел элек Бөтендөнья татар конгрессы, «Үзебез» яшьләр хәрәкәте башлап җибәргән, Татар яшьләренең бөтендөнья форумы, Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы да кушылган «Мин татарча сөйләшәм!» акциясен бөтен республика күтәреп алды.


Яшел Үзән муниципаль район мәктәпләре дә әлеге акциядә бик теләп катнаша, аны үткәрүнең төрле алымнарын һәм ысулларын уйлап таба. Узган елда шәһәрнең 1нче мәктәбе «Мин татарча сөйләшәм!» акциясен республикада иң яхшы үткәрүче мәктәп буларак танылган иде. Ел саен яз көне үткәрелә торган «Мин татарча сөйләшәм!» акциясен быел Мирныйдагы 7нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары шәһәрдә беренчеләрдән булып башлады.
Мәктәп укучылары мөгаллимнәре белән берлектә инде берничә оешмада булырга һәм чыгыш ясарга да өлгергән. «Акциядә катнашучыларның максаты изге, - дип сөйли 7нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Салисә Исхакова. - Учреждениеләрдә, предприятие һәм оешмаларда булып, татар теленең аһәңен, матурлыгын һәм бөеклеген төрле милләт халкына аңлату; халыкны, бигрәк тә яшьләрне татарча сөйләшергә өндәү; телебезгә һәм гореф-гадәтләребезгә ихтирам-хөрмәт тәрбияләү; татар теленең куллану даирәсен киңәйтү». Шушы максаттан укучылар «Арыш мае» кибетендә - сатып алучылар, чәчтарашханәдә клиентлар каршында чыгыш ясап, халыкны үзләренең матур сөйләме, җырлары һәм биюләре белән шаккаттырган. 11 мартта мәктәпнең IV А сыйныфы укучылары, Тынычлык мәчетендә дин сабагы алучылар каршында бик тә эчтәлекле чыгыш ясап, ак яулыклы апаларны һәм әбиләрне көлдерде дә, елатты да. Халкыбызның бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйри, Ризаэтдин Фәхретдин, Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗәни, бүтән бөек шәхесләребезнең дин, телебез турындагы алтынга тиң сүзләрен, шигырьләрен яттан сөйләде алар. Укучылар, Коръән сүрәләрен яттан укып та, әби-апаларның ихтирамын яулады. Очрашуның Габдулла Тукайның «Туган тел» җыры белән тәмамлануы һәркемнең күңеленә хуш килде. «Татар телен шәһәр шартларында актив куллануны пропагандалау һәм шул җәһәттән агитация алып бару - бүгенге көндә бик мөһим мәсьәлә», - ди Салисә Камил кызы.
Укучылар, Габдулла Тукай әкиятләре буенча спектакль әзерләп, укытучылары Линара Ханзарова, Зөлфия Измайлова һәм Салисә Исхакова белән бергә «Гнездышко»да һәм «Доверие»дә тәрбияләнүче балалар янына, бүтән учреждениеләргә барырга исәпли. Мәктәпнең курчак театры да бу көннәрдә халык арасында. Волжскидагы мәчеткә барып, күрше республикада яшәүче милләттәшләребезне дә татар сөйләме, җырлары белән сыйламакчы алар.
Әлифел ТАРАЗОВА
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250