Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Көн темасы

Безнекеләр Халыкара LIMA-2017 авиация – космик һәм хәрби-диңгез техникасы күргәзмәсендә

"А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" акционерлык җәмгыяте 14нче Langkawi International Maritime & Aerospace - 2017 (LIMA-2017) авиация-космик һәм хәрби-диңгез флоты техникасы халыкара күргәзмәсендә катнаша. Әлеге күргәзмә 21еннән 25 мартка кадәр Малайзия утравы Лангкавида уза.

Предприятие күргәзмәдә хәрби корабларның перспектив проектлары - "Гепард-3.9" фрегатын һәм 22160 проектлы патруль корабын һәм "Рособоронэкспорт" оештырган бердәм Россия экспозициясе составында заводның яңа мөмкинлекләрен күрсәтә.

Генераль директор Ренат Мистахов җитәкчелегендәге "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" делегациясе күргәзмәнең эшлекле чараларында - дәүләт учреждениеләре, бизнес структуралары җитәкчеләре, Камбоджа, Вьетнам коралы көчләре вәкилләре белән очрашуларда катнаша.

Фото: zdship.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев